+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
22 октябрь 2019, 19:28

Курчак театрында — өр-яңа спектакль!

Ганс Христиан Андерсен әкияте буенча куелган спектакль бик кызыклы булырга охшаган.

1 ноябрьдә Башкорт дәүләт курчак театры сәхнәсендә Ганс Христиан Андерсен әкияте буенча куелган "Сөйкемсез үрдәк бәбкәсе" ("Гадкий утенок") спектакленең премьерасы була.
Спектакль — режиссер Вадим Габидуллинның дебюты, шулай ук курчак театры артисты Алексей Лабунскийның композитор сыйфатында дебюты. Спектакльнең сәхнәгә куючы рәссамы — Наталья Кандалова.
Әкиятне сәхнәгә куючы режиссер Вадим Габидуллин автор әйтергә теләгән төп идеяне саклап калырга тырышкан. Шул ук вакытта аңа үзеннән дә өстәгән: кешеләр еш кына берсенә дә охшамаган кешеләрне кабул итми, аларны сәер дип саный, талантларын исәпкә алмый. Әмма ямьсез кыяфәт астында яшеренгән югары әхлакый сыйфатлар, ахыр чиктә, һичшиксез, җиңә.
Спектакльдә зур иҗади тәҗрибәгә ия артистлар уйный. Төп рольләрдә Башкортстан Республикасының халык артистлары Миңнегаян Сафина, Рәмилә Сөләйманова, Башкортстан Республикасының атказанган артистлары Ләлә Булатова һәм Гөлчәчәк Мөхәммәтшина катнаша.
Читайте нас: