+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
24 октябрь 2019, 19:20

Бәйрәмең белән, "Тулпар"!

Журналның бәйрәм кичәсен Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучыларының чыгышлары да бизәде.

"Тулпар" яшьләр журналы оештырылуга 25 ел тулды. Шушы уңайдан "Нур" татар дәүләт театрында җыр-моңга, шигъри сүзгә бай чара үтте. "Кызыл таң" нәшриятында чыгып килүче басманың бәйрәмендә Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов, "Республика Башкортостан" нәшрият йорты генеральный директоры Венера Хәкимова, Казаннан мәртәбәле кунаклар - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Закиров, аның Мәгълүмати хезмәт һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева катнашты.
Бәйрәмгә "Тулпар" журналының актив авторлары, күренекле әдипләр, тәүге иҗат җимешләрен шушы редакциягә күтәреп килеп, хәзер инде танылу яулаган яшь шагыйрьләр, басманың даими алдыручылары, якын дуслары җыелды. Һәркем басма турында йөрәк түреннән чыккан ихлас сүзләрен, аны иҗат итүчеләргә теләкләрен җиткерде. Шигъри сүзгә, җыр-биюгә, юморга бай бәйрәмдә олысы да, кечесе дә үзен иркен, ихлас халәттә хис итте.
"Тулпар"ны юбилее белән тәбрикләргә Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучылары да килгән иде. 2В сыйныфы укучылары сәхнәдән журналист Мөнир абыйлары Вафинның балалар тормышыннан күңелле шигырьләрен яңгыратты.
- Күренекле язучылар, шагыйрьләр, артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау, аралашу - укучыларым өчен зур мәртәбә. Мондый чаралар туган телең, халкың белән горурлану хисләрен арттыра, - ди укытучылары Айгөл Рәшит кызы Ахунова.
"Әллүки"не укып үскән кызлар һәм малайлар "Тулпар" журналын көтеп алып укыган абый-апаларына лаеклы алмашчы булсыннар иде!
Читайте нас: