+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
28 октябрь 2019, 19:13

Дуслар бәйрәмне бизәде!

Күптән түгел Уфада, Матбугат йорты каршында зур бәйрәм — матбугатка язылу көне үтте. Әлеге чарага гәзит-журналларның тугры дуслары җыелды.

Бәйрәмне республиканың сәхнә йолдызлары, һәвәскәр артистлар, балаларның чыгышлары бизәде. “Әллүки” балалар журналы исеменнән Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучылары чыгыш ясады.
Айгөл Ахунова җитәкчелегендәге 2 В сыйныфында укучы кызлар һәм малайлар һәр чыгыш вакытында биеп, алкышлап кына калмады, үзләре дә күңелле җырлары, “Әллүки”гә багышланган шигырьләре белән сөендерде. Әйткәндәй, 84нче гимназия укучылары “Әллүки”гә һәрвакыт актив языла, журналны дәресләрдә куллана, безнең бәйгеләрдә дәррәү катнаша. Әфарин, дуслар!
“Әллүки” журналы исә почта аша язылучы дуслары арасында конкурс игълан итә. Бүләгебез бу юлы да шәп! Бәйге җиңүчесен бик матур мольберт көтә. Моның өчен журналга язылып, квитанциянең копиясен редакциягә яисә электрон почтага юлларга гына кирәк. Ярты елга бәясе — 336 сум 66 тиен.Почта адресыбыз — 450079, Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, 6нчы кат. Электрон адрес — [email protected]
Бәйләнеш өчен телефоннар: 8(347) 272 62 19, 272 98 04.
Конкурс 20нче декабрьгә кадәр дәвам итә. “Әллүки”дән мольберт — бик матур Яңа ел бүләге булачак!
Читайте нас: