+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
1 ноябрь 2019, 14:17

Балаларга күсе таратмакчылар

Аукционда 780 күсе табып биргән оешма җиңәчәк.

Республика Мәгариф министрлыгы балаларга Яңа ел бүләге итеп, күсе рәвешендәге татлы бүләкләр һәм уенчыклар әзерләргә җыена. Моның өчен ведомство бер миллион сумнан артык акча бүләргә ниятли.
Дәүләт закупкалары рәсми сайтында аукционга ике заявка урнаштырылган: беренчесе — 509,6 мең сум күләмендә (уенчыклар), икенчесе 500,5 мең сумлык (татлы күчтәнәчләр).
Аукционда җиңгән компания 16 декабрьдән дә соңга калмыйча министрлыкка, бәйләгән башлык һәм бияләйләр белән бергә, 2020 ел символы — 780 күсе табып бирергә тиеш. Татлы бүләкләрдән калай тартмада арахислы сөтле һәм шоколадлы батончиклар, шоколадлы глазурьле печенье, грильяж һәм башка кәнфитләр булырга тиеш.
Татлы күчтәнәчләрне һәм уенчыкларны балаларга Республика Чыршы бәйрәмендә тапшырачаклар.
Читайте нас: