+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
8 ноябрь 2019, 12:35

“Лучше всех”та катнашасың киләме?

Уфада Максим Галкинның шоуына кастинг үтә.

Зәңгәр экраннар аша Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруын сез дә яратып карыйсызмы, дуслар? Әлеге шоуда илебезнең төрле тарафларыннан килеп, телгә, җыр-биюгә оста, спорт яратучы, тарих, георафия белән кызыксынучы — гомумән, нинди дә булса сәләте булган кызлар һәм малайлар чыгыш ясый.
Әгәр дә сезнең дә берәр төрле осталыгыгыз бар икән, димәк, “Луше всех”ка эләгү мөмкинлегегез бар.
23-24 ноябрьдә Уфада шушы телетапшыруга кастинг узачак. Анда 3 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.
“Көлкеле һәм җитди, уйлап кына сөйли торган һәм күп сөйләүчеләр, оялчан һәм шаян, яңа гына телләре ачылган ике яшьлек сабыйлар да, 12 яшьлек титуллы спортчылар һәм артистлар да үз көчләрен сынап карый ала. Без төрле сәләтләргә ия талантлы балаларны көтеп калабыз. Җыр, бию, төгәл һәм гуманитар фәннәр, барлык спорт төрләре, кул эшләре һәм кулинария, шигырь һәм проза — нинди осталыгыгыз бар, күрсәтә аласыз, рәхим итегез! Әгәр сезнең гаиләдә, ул өлкәннәр белән аралашырга яратучы һәм нәрсәнедер бик оста башкаручы нәни кеше яши икән, аны безгә алып килегез”, — ди чараны оештыручылар.
Кастинг “Йети” балалар үзәгендә түбәндәге адрес буенча узачак: Октябрь проспекты, 34, 3нче кат.
Белешмәләр өчен телефон: 8-927-937-69-63.
Фото: 1tv.ru
Читайте нас: