+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
16 ноябрь 2019, 19:35

Чыршыкайны көттегезме?

Уфада беренче Яңа ел чыршылары куелды.

Быел көз китәргә әллә ни ашыкмаса да, башкалада тиздән Яңа ел бәйрәме җитүе сизелә. Бу көннәрдә Уфа урамнарында Яңа ел чыршылары урнаштыра башладылар. Кичә, 15 ноябрьдә, шәһәр буенча ике яшел “чибәркәй” үтте. 27 метр биеклектәге беренче чыршыны Затондагы "Дулкын" скверы каршында урнаштырачаклар.
Икенче Яңа ел чибәре Уфаның Киров районында, Мөбарәков урамында урнашкан. Бу чыршы ясалма һәм ул бераз кыскарак та — 20 метр биеклектә.
  • Яңа ел чыршысыннан тыш, биредә боздан ясалган скульптуралар белән боз шәһәрчеге һәм балалар өчен таучыклар булачак. Анда эшләр һава шартлары мөмкинлек бирү белән үк башланачак, — дип белдерә Уфа мэриясе матбугат хезмәте.
  • Фото: ачык чыганаклардан.
    Читайте нас: