+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
24 ноябрь 2019, 13:05

Әни — җирдә иң газиз кеше!

Чакмагыш районының Югары Аташ мәктәбе укучылары бәйрәм уңаеннан әниләрен сөендергән. Бу хакта алардан килгән матур эчтәлекле хат сөйли...

Безнең Югары Аташ башлангыч мәктәбендә төрле чаралар бик кызыклы һәм матур үтә. Шушы көннәрдә Әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрдек.
Бәйрәмебезнең төп кунаклары, әлбәттә, әниләр булды. Укучыларның һәркайсы үз куллары белән газиз кешеләренең рәсемнәрен төшереп алып килгән иде. Алар төрле-төрле, ләкин барысы да әниләргә карата сөю, ихтирам хисләре белән сугарылган.
Балалар әниләргә музыкаль күчтәнәч —шигырьләр, жырлар, биюләр бүләк итте. Ә аннары үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Әниләр белән бергәләшеп бик кызыклы уеннар да уйналды. “Әниеңне кулларыннан таны”, "Ашарга әзерләү", "Әкиятне бел" кебек бәйгеләр бик күңелле, бер тында үтте.
Шушы чарада " Ин матур шигырь сөйләүче" дигән конкурс игълан ителгән иде. 1 урынга — Ландыш Гобәйдуллина, 2 урынга — Данис Хәсәнов һәм Ризван Гыйлемханов, 3 урынга Аделия Кадыйрова лаек булды.
Гөлнара Биктимерова,
Чакмагыш районы Югары Аташ мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Автор фотолары.
Читайте нас: