+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
5 декабрь 2019, 12:55

Алла Викториягә 8 яшь тулган

Киркоровка кызының туган көнен билгеләү бик кыйммәткә төшкән, диләр.

Русия эстрадасының популяр җырчысы Филипп Киркоровның кызы Алла Викториягә 8 яшь тулган. Бу вакыйганы артист, үзенең бик күп сәхнәдәш дуслары һәм аларның балалары белән бергә, зурлап, Мәскәүнең иң текә рестораннарының берсендә үткәргән.
Көнчыгыш стилендә үткән туган көн бәйрәме Алла Викториянеэ үзенә дә, кунакларга да бик охшаган. Йолдызларның һәркайсы диярлек социаль челтәрләрдә туган көннән фотолар куйган, Филипп Бедросовичка мактау һәм рәхмәт сүзләре яудырган.
Кичә җырчы үз аккаунтына гаиләсендәге бик күңелле мизгел турында видеоязма “элде”. Анда кызы Алла Виктория белән улы Мартин бүләкләрне ачып карап, ихлас сөенү мизгелләре кичерә. Аларга гаилә дуслары, кызның исем әтисе (крестный) Андрей Малахов ярдәм итә. Бүләкләр дә шәптән күренә: кыйммәтле ювелир бизәнгечләр, сумкалар, бренд киемнәр, уенчыклар...
Филипп үзе дә бу бәйрәмгә мулдан әзерләнгән. Үзәк матбугат басмалары язуынча, поп-корольгә кызының туган көнен билгеләү 1 миллион сумга төшкән.
Ничек кенә булмасын, иң мөһиме, балалар сәламәт, бәхетле үссен!
Фото:vokrug.tv
Читайте нас: