+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
8 декабрь 2019, 14:20

Кечкенә принцессалар балга җыелды

Туймазы шәһәрендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен бик матур чара үтте.

Яңа ел —хыялларны чынга ашыру көченә ия сихри бәйрәм. Ул якынайган саен гадәти көннәр могҗизалар, сөенечле вакыйгалар белән чорнала башлый.
Шушы көннәрдә Туймазы дәүләт татар драма театрында “Кечкенә принцессалар балы” дигән чара узды. Анда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар чакырылган иде. Алар өчен театральләштерелгән тамаша, уеннар, иҗади остаханәләр, матурлык салоны, фотозона оештырылды. Бәйрәмгә килгән һәр сабый бүләкле булды.
Кечкенә принцессаларны Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов тәбрикләде. Ул ихтыяр һәр рухи көч үрнәге булган балалар — Туймазы шәһәренең 2нче коррекцион интернат-мәктәбе укучылары: Абу-Дабида үткән Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья Уеннарында бронза призеры булган Оксана Пушкарева, шулай ук, төбәк һәм Бөтенрусия йөзү ярышлары җиңүчеләре һәм призерлары Карина Парахина, Регина Хисмәтуллина, Татьяна Биктуганованың район өчен горурлык булуларын билгеләп үтте.
Фото: Туймазы шәһәре хакимияте сайтыннан.
Читайте нас: