+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
11 декабрь 2019, 16:15

Әни тавышын ишетү — зур бәхет!

Ишетү сәләтеннән мәхрүм 4 айлык кызның колагына махсус аппарат куйганнар һәм...

Англиядә Джорджина исемле кыз тумыштан ишетү сәләтеннән мәхрүм була. Күптән түгел 4 айлык кызның колагына табиблар ишетү аппараты урнаштыра.
Сабыйның беренче тапкыр әнисе тавышын ишетү мизгелен видеога төшереп алганнар һәм бу видеоязма яшен тизлегендә бөтен дөньяга тарала. Баланың әнисе тавышына җавап кайтаруы, кызчыкның йөзенә чыккан сөенүе, дулкынлануы Интернет киңлекләрендә утыручыларның берсен дә битараф калдырмый. Видеоязма астында меңләгән комментарийлар нәкъ шул хакта сөйли. “Бу язма мин кайчан да булса күргән иң шәп видео!” дип язучылар да, “Искиткеч күренеш бит бу! Шатлыгыгыз белән бүлешүегез өчен рәхмәт!” диючеләр дә бик күп.
Әнә шундый мәгънәле видеоязмалар яшәү кадерен, бәхетнең, сәламәтлекнең кадерен аңларга, бәяләргә өйрәтә дә инде...
Фото: smartvideonanny.ru
Читайте нас: