+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
20 декабрь 2019, 17:15

Безгә Кыш бабай килде!

Илеш районының Югары Яркәй 6нчы балалар бакчасында Яңа ел иртәсе үтте.

Дуслар, сезнең балалар бакчасына Кыш бабай килдеме әле? Ә менә Илеш районының Югары Яркәй 6нчы балалар бакчасына Кыш бабай белән Карсылу да, бик күп әкият геройлары да килде. Андагы балаларның ничек сөенгәнен күрсәгез икән! “Кыш бабай, без сине ел буе сагынып көттек!” — дип каршы алды аны 4нче кече төркем кызлары һәм малайлары Яңа ел иртәсе бәйрәмендә.

Алар, тәрбияче апалары Гөлчәчәк Газетдинова белән бергәләп, тылсымлы әкият дөньясына юл алдылар. Юлда Убырлы карчыкны, Карсылу белән Кыш бабайны очраттылар, җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар. Әлбәттә, сәләтле кызлар һәм малайларны Кыш бабай күчтәнәчсез калдырмады, һәркайсына бүләкләр өләште.
- Яңа ел иртәсенә әзерлекне күптән башладык. Әти-әниләр белән бергәләп төркемне, участокны бик матур итеп бизәдек. Бәйрәм бик җанлы, күңелле үтте. Балаларның күзләрендә шатлык нурлары балкыды, ә бу безнең өчен бик мөһим, — ди Гөлчәчәк Әхмәдинур кызы.
Фото: балалар бакчасы сайтыннан.
Читайте нас: