+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
23 декабрь 2019, 18:35

Сабыйларга бозылган кәнфитләр таратканнар

Балалар бакчасында таратылган кәнфитләрнең яраклылык вакыты ярты ел элек чыккан була.

Чиләбенең Ленин районындагы балалар бакчасы җитәкчелеге Яңа елга балаларга яраклылык вакыты чыккан кәнфитләр тараткан. Бу хакта “cheltv” телеканалы хәбәр итә.
Бер баланың әнисе ата-аналар чатында күгәрек белән капланган кәнфит фотосурәтен куйган. Соңрак ата-аналар мондый бүләк тартмаларының бер генә комплект булмавын ачыклый. Кәнфитләрнең яраклылык вакыты ярты ел элек чыккан була.
Соңрак бирелгән бүләкләрне алыштыралар, әмма аларының да срогы чыккан булуы ачыклана. Кәнфитләр экспертизага җибәргән.
Фото:krpress.ru
Читайте нас: