+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
26 декабрь 2019, 18:25

“Мәскәү безгә бик ошады!”

Бүген республиканың 114 укучысы Мәскәүдән кайтты.

Кичә ил йөрәгендә балалар өчен төп Яңа ел бәйрәме ­­– Кремль чыршысы үтте. Өч көн дәвам иткән сәфәр программасы кысаларында, эчтәлекле һәм кызыклы Яңа ел тамашасыннан тыш, кызлар һәм малайлар башкаланың иң матур һәм истәлекле урыннарында булды, кызыклы шәхесләр белән очрашты, осталык дәресләрендә катнашты.
Балаларны аэропортта мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин каршы алды.
- Укучыларыбызның сәфәрдән яхшы тәэссоратлар, күтәренке кәеф, яңа энергия алуына шигебез юк. Безнең республикадан барган делегация быел башка төбәкләр арасында сан буенча иң зуры булды. Башкортстан алдагы елда да Яңа ел тамашасында катнашу өчен иң зур квота алыр, дип өметләнәбез, - диде Айбулат Хаҗин.
Ил йөрәге ­– Мәскәүгә сәфәр Яңавылдан 11 яшьлек Айдана Нуриеваның хәтерендә озак еллар сакланачак. Кызга аеруча Измайлово Кремленә экскурсия ошаган.
- Без анда Яңа ел шарларын бизәү буенча осталык дәресендә катнаштык. Үзем бизәгән шарны мин өйгә алып кайтып, туганыма бүләк итәм, - ди Айдана.
Фото: Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас: