+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
28 декабрь 2019, 12:00

Лабрадор – Путин бүләге!

Ил башлыгы Яңа ел алдыннан 12 яшьлек Катяның хыялларын чынга ашырган.

Калуга өлкәсенең Обнинск шәһәрендә яшәүче 12 яшьлек Екатерина Папановага Русия Президенты Владимир Путин исеменнән Яңа ел бүләге тапшырылды. Бу хакта Калуга өлкәсе Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызга ил башлыгының Яңа ел бүләген — лабрадор көчеген тапшырганнар. Элегрәк бу хакта Президентка кызның әтисе —Андрей Папанов хат язган булган. Күпбалалы гаилә башлыгы сүзләренә караганда, кыз көчекне үзе дә бик сораган, өстәвенә, балага хайваннар белән аралашуны белгечләр тәкъдим иткән.
Папановлар гаиләсендә дүрт бала үсә. Олы кызлары Екатерина сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән булу сәбәпле, өйдә укытыла.
Русия Президентының Яңа елга бүләген тапшырырга Обнинск шәһәре мэры, ведомство вәкилләре килгән. Папановлар көчеккә бөтен гаилә белән сөенгән.
Читайте нас: