+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
29 декабрь 2019, 12:45

Ксениянең хыялы чынга ашты

5 яшьлек кыз “Минем белән хыяллан” Бөтенрусия проектында катнашты.

Благовещеннан 5 яшьлек Ксения Кислухинаның Яңа ел хыялы тормышка ашты. Кыз “Минем белән хыяллан” Бөтенрусия проектында катнашты.
Хәйрия проекты тормыш өчен хәвефле авырулары булган балалар 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәр, шулай ук 60 яшьтән өлкән кешеләрнең теләкләрен үти. 11 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр чыршылар.рф махсус сайтында гаризалар кабул ителде. Ксения —Кыш Бабайдан хыялларын тормышка ашыруны сораган меңләгән кызларның һәм малайларның берсе.
Күптән түгел Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка акцияне оештыручылар Ксения Кислухинаның хыялы белән шар тапшырганнар. 27 декабрьдә Ксенияне сюрприз көтә. Төбәк Башлыгы исеменнән Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Голов кызны сихри бәйрәм белән котлады һәм ул хыялланган спорт-гимнастика җайланмалары тапшырды.
Ксения инде 8 ай лимфобластлы лейкоздан дәвалана. Узган җәйдә генә әле кыз балалар бакчасына йөргән, комлыкта уйнарга, велосипедта йөрергә яраткан. Җәйге көннәрнең берсендә ул аягын сындырган. Яра озак төзәлә. Гипсны салдыргач, кызның температурасы күтәрелә. Табиблар антибиотиклар белән дәвалый. Әмма ул ярдәм итми. Менә шунда кызны Республика балалар клиник дәваханәсенә җибәрәләр. Анализлар тапшыргач, куркыныч диагноз раслана. Кыз берничә курс химиотерапия үткән. Алда әле озак дәвалану көтә.
Фото:социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: