+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
31 декабрь 2019, 12:00

Уфа кызы Злата “Лучше всех!”та катнашкан

4 яшьлек якташыбызның чыгышын Беренче канал Яңа ел төнендә күрсәтәчәк.

Уфадан дүрт яшьлек Злата Богданова Максим Галкинның “Лучше всех! " ташыруы герое булган. Кызның әнисе Анастасия Богданова әйтүенчә, бу чыгарылыш 10 декабрьдә үк төшерелгән. Кечкенә якташыбыз катнашкан тапшыруны Яңа ел төнендә Беренче каналдан күрсәтәчәкләр.
Яңа ел программасы булгач, анда бик күп йолдызлар да катнашачак. Злата актриса Аглая Шиловская белән бергә чыгыш ясаячак. Кыз тапшыруда эт токымнары турында сөйләячәк. Злата җырларга, биергә, динозаврлар турында сөйләргә планлаштырган булган, ә аннары этләргә тукталган. Аларның токымнары турында ул өлкәннәрдән күбрәк белә икән.
Кыз яшьтәшләреннән аерылып тора: ул бер яшендә сөйләшә башлаган. Хәзер аның сүзләр запасы искиткеч һәм ул фәлсәфи фикерли. Шул ук вакытта сабый гадәти балалар бакчасына йөри, җырларга, биергә һәм мультфильмнар карарга ярата. Әмма ул инглиз телен һәм әдәбиятны ныклап өйрәнә һәм хайваннар дөньясы белән кызыксына.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: