+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
1 гыйнвар 2020, 15:05

Төкле аягың белән, кыз бала!

2020 елның беренче сабые Уфаның Республика перинаталь үзәгендә туган.

Яңа елның беренче сәгатьләрендә Башкортстанның бала тудыру йортларында 20 сабый дөньяга килгән: 11 малай һәм 9 кыз. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
2020 елда дөньяга килгән беренче сабый — кыз бала Уфаның Республика перинаталь үзәгендә туган, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Моннан тыш, бүген, 1 гыйнвар иртәсендә республикада беренче игезәкләр туган. Ике малай Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру йортында дөньяга килгән.
Табиблар мәгълүматларына караганда, яңа туган балалар һәм аларның әниләре үзләрен яхшы хис итә.
Узган ел Яңа ел төнендә 17 бала: 11 кыз һәм 6 малай туган булган.
2015 елның Яңа ел төне республикада яңа туган балалар саны буенча рекордлы санала. 1 гыйнварда иртәнге алтыга кадәр 29 бала туган: 19 малай һәм 10 кыз.
xoroshiy.ru
Читайте нас: