+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
6 гыйнвар 2020, 15:35

“Кыңгыраучык”лар “Әллүки”ле булды!

"Миләшкәй" балалар бакчасының кечкенәләр төркеменә йөрүче кызлар һәм малайларга әти-әниләре Яңа елга шәп бүләк эшләгән.

Чакмагыш авылындагы “Миләшкәй" балалар бакчасының кечкенәләр йөргән “Кыңгыраучык" төркеме исеме белән үк күңелгә ниндидер шатлык өсти, җылы, якты хисләр уята. Бик тә шаян, бик тә ягымлы балалар йөри бу төркемгә. Аларның ихлас, самими авазлары, шат тавышлары бер генә минутка да тынып тормый. Үзләре бигрәк кызыксынучан, барысын да белергә телиләр. Әлегә узләре укый белмәсәләр дә, тәрбияче апалары укыган әкиятләрне, шигырьләрне игътибар белән тыңлый беләләр алар. Ә иң яратканнары, әлбәттә, “Әллүки” дә басылып чыккан әкиятләр. Журнал битләрендәге матур-матур сурәтләр дә бик ошый балаларга. Шуның өчен әти-әниләре аларның һәрберсенә Яңа елга бүләк эшләде — “Әллүки” журналына язылды. Андагы кызыклы рубрикалар, конкурс-бәйгеләр, сценарийлар сабыйларның бакчадагы тормышын тагын да күңеллерәк итәчәк.
Ләйсән Закирова, Лилия Шәйхлисламова,
тәрбиячеләр.
Чакмагыш районы.
Читайте нас: