+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
7 гыйнвар 2020, 19:50

Чишмәдә каникуллар бик кызыклы үтә!

Бүген үзәк мәйданда Балалар сәнгать мәктәбе коллективы кызлар һәм малайлар өчен шәп чара оештырды.

Бу көннәрдә республика районнарында төрле кызыклы чаралар, бәйрәмнәр, спорт бәйгеләре гөрли. Әлбәттә, болар барысы да балаларның кышкы каникулларын күңелле, файдалы итү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан эшләнә. Бүген Чишмә авылының үзәк мәйданында оештырылган бәйрәм дә нәкъ шундый булды.
Купшы итеп бизәлгән чыршы янында кызлар-малайларны Кыш бабай, Карсылу һәм башка әкият персонажлары каршы алды. Дәрле җыр-биюләр, бергәләшеп чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау, кызыклы бәйгеләр, флешмоб — Балалар сәнгать мәктәбе коллективы балалар өчен шәп чара оештырган. Аңа сабыйлар гына түгел, әти-әниләр дә бик теләп кушылды. Кызлар-малайлар Кыш бабай белән Карсылуның да бәйгеләрдә ярышуын бик кызыксыксынып күзәтте. Берәүләр бабайкай өчен җан атып, аның командасына кушылса, икенчеләр бәйгеләрдә җиңү өчен Карсылу белән бергә узышты.
— Яңа ел — балалар өчен серле, төрле могҗизаларга бай бәйрәм. Без ел саен кышкы каникуллар вакытында шушы мәйданда нәни кунакларыбыз өчен тамашалар оештырабыз. Алдан коллектив белән сценарий төзибез, аны ел саен кызыклырак итәргә тырышабыз. Балалар саф һавада шатланышып, күңелләре булганчы уйный, әти-әниләр дә канәгать — шуңардан да сөенечлерәк нәрсә бар?! — ди сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Хәбибуллина.
Бәйрәм һәркемгә яхшы кәеф, позитив энергия, күңелле мизелләр бүләк итте. Балалар Кыш бабайдан татлы күчтәнәчләр алуга да бик сөенде.
Автор фотосы.
Читайте нас: