+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
8 гыйнвар 2020, 15:40

Кыш бабай баланы кайнар суга пешергән...

Ә аны 31 декабрь кичендә котларга чакырган булганнар.

Севастополь шәһәрендә Кыш бабай 9 яшьлек баланы кайнар суга пешергән. Аны Яңа ел кичендә, 31 гыйнвар көнне, малайны котлар өчен әти-әнисе чакырткан була.
Кыш Бабай 3нче сыйныф укучысын котлап кына калмый, фокуслар да күрсәтә. Шундый номерларның берсе вакытында ул малайның башына кайнар сулы стакан куя. Кызганычка каршы, савыт авып китә һәм кайнар су баланың йөзенә чәчелә...
1 гыйнвар иртәсендә йөзе кабырып чыккан малайны әнисе дәваханәгә алып китә. Табиблар баланың йөзе термик пешү алуын диагнозлый. Аны Севастопольдәге дәваханәнең травматология бүлегенә салалар.
Севастополь шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, вакыйганы хокук саклау органнары тикшерә, аның нәтиҗәсендә малайга китерелгән зыян дәрәҗәсе билгеләнәчәк.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: