+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
11 гыйнвар 2020, 21:05

Яңа ел – могҗизалар чоры

Уфада "Аксаков чыршысы" хәйрия бәйрәме үтте.

Бүген, 11 гыйнварда, Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров Уфада сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Аксаков чыршысы" хәйрия бәйрәмендә булды. Чарада шулай ук Милли медицина палатасы президенты, профессор Леонид Рошаль һәм Русия опера җырчысы, Башкортстанның халык артисты Әскәр Абдразаков катнашты.
— Республикада, бүген бирегә җыелган балалар кебек, тагын 17,5 меңгә якын сабый бар. Без сезне бик яратабыз. Шәхсән үзем, Хөкүмәтебез, муниципалитетлар башлыклары сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез, кулда йөртәчәкбез, дип вәгъдә бирәм. Минем бурычым шундый. Бирегә җыелган әниләргә, шулай ук балалары белән өйдә булучыларга иң изге теләкләр юллыйм. Башкарган эшләрегез өчен зур рәхмәт сезгә! Батырлыгыгыз, чиксез сабырлыгыгыз өчен рәхмәт! Сезнең проблемаларыгызны бик яхшы аңлыйм. Бергәләп без аларны хәл итәчәкбез", —диде республика җитәкчесе залга мөрәҗәгать итеп.
Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында узган бәйрәмгә 288 үзенчәлекле бала җыелды. Алар өчен аниматорлар, тематик фотозоналар эшләде. Грек залында Кыш бабай һәм Карсылу белән Яңа ел тамашасы булды. Аннан соң балалар ”Щелкунчик” балетын карады.
"Аксаков чыршысы" Башкортстан Башлыгының җәмәгате Каринэ Хәбирова патронажында үтте. Бәйрәм республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, Мәдәният министрлыклары, Уфа шәһәре һәм башкаланың Киров районы хакимиятләре, әлеге театр, "Бәхет территориясе" хәйрия фонды, Уфа предприятеләре ярдәме белән оештырылды.
Фото:glavarb.ru
Читайте нас: