+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
14 гыйнвар 2020, 23:45

Юлларда сак булыйк, балалар!

Илеш районы Югары Яркәй авылының 6нчы балалар бакчасында күңелле дә, файдалы да чара үтте.

Безнең Илеш районы елдан ел төзекләнә, матурлана бара. Урамнарда төрле җиңел машиналар, башка транспорт чаралары йөри. Бу, үз чиратында, юлларда игътибарлы булырга кирәклеген дә кисәтә. Балаларның юл-транспорт фажигаләренә эләгүенә юл куймау, аларны алдан кисәтү максатында Югары Яркәйнең 6нчы балалар бакчасында бик файдалы чара үтте.
Уртанчы төркемгә йөрүче кызлар һәм малайлар белән әзерләнгән бәйрәмдә әти-әниләр, районның полиция бүлегеннән пропаганда буенча инспектор, полиция өлкән лейтенанты Гөлнара Фәнил кызы Алтапова катнашты. Балалар музыка житәкчесе Айгөл Гариева өйрәткән юл кагыйдәләре, светофор, юл билгеләре турында жыр-биюләр башкарды, тематик шигырьләр сөйләде. Светофор булып киенгән тәрбияче апалары Гөлназ Ганиева кызыл, сары, яшел футболкалардагы балаларны командаларга бүлеп, бик кызыклы итеп эстафета уеннары уйнатты.
Күңелле уеннардан, кызыклы биремнәр үтәүдән әти-әниләр дә читтә калмады. Алар алдан ук төрле урам күренешләрен, макетлар, светофор эшләүдә зур ярдәм күрсәтте.
Балалар өчен күңелле дә, фәһемле дә булды бу чара. Юл кагыйдәләрен кечкенәдән белеп үскән сабыйлар үскәч тә аларны бозмас, хаталар ясамас, дип өметләнәбез.
Фәнзия Арсланова, югары категорияле тәрбияче.
Илеш районы Югары Яркәй авылының 6нчы балалар бакчасы.
Читайте нас: