+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
15 гыйнвар 2020, 12:20

“Дуслык чылбыры” 305 метрга җитте

Балаларның Яңа ел теләкләреннән торган үзенчәлекле чылбырны кичә “Башкортостан” дәүләт концерт залы бинасы алдында суздылар.

Уфада "Яңа ел дуслык чылбыры” акциясе 2019 елның 20 декабрендә башланган иде. Аңа республика Башлыгының җәмәгате Каринә Хәбирова һәм Хөкүмәт вице-премьеры Фәнүр Ягафәров старт бирде. Берничә атна дәвамында «Башкортостан» дәүләт концерт залына килүче балалар дуслык һәм изгелек турында теләкләрен язып калдырды. Яңа ел чыршыларында катнашучылар да бу акциядә бик теләп катнашты. Шулай итеп, алты мең теләк язылган 305 метрлык дуслык чылбыры барлыкка килде.
Кичә, 14 гыйнварда, дуслык чылбырына соңгы “теләк” ябыштырылды. Аннары “Башкортостан” концерт залының иҗат коллективларында катнашучы 300гә якын бала бина алдында “Яңа ел дуслык чылбырын" сузды.
Килгән кунаклар шул чылбырдагы өч теләкне алып, аның һичшиксез тормышка ашачагын белдерде.
Ул теләкләр арасында Уфаның 39нчы гимназиясеннән Елена Казанцева төбәк җитәкчесе кабинетында булырга тели. Уфаның 47нче мәктәбеннен София Хаҗигалиева Аскар Абдразаков белән бер сәхнәдә чыгыш ясау турында хыяллана. Югары спорт осталыгы мәктәбендә тәрбияләнүче Батырханның “Салават Юлаев” хоккей клубы уенын президент ложесыннан карау теләге бар иде.
Чара Башкортстанның халык артисты, концерт залының директоры Вилдан Яруллин башкаруындагы җыр белән тәмамланды.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: