+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
18 гыйнвар 2020, 13:35

Айсылуның хыялы чынга ашты!

Туймазыда яшәүче кечкенә кыз Радий Хәбировка Яңа ел теләге язылган хат тапшырган иде.

Декабрь азагында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров эш сәфәре белән Туймазы районында булган иде. Республика Башлыгы халык белән аралашкан вакытта 7 яшьлек Айсылу Заһидуллина Яңа ел теләге язылган хат тапшырган иде. Шушы көннәрдә кызның теләге тормышка ашты.
Айсылу хатында 15 яшьлек абыйсына ярдәм сораган. Артурда — авыр формада балалар церебраль параличы. Реабилитация программасы нигезендә аның коляскасын алты ел саен алыштырып торырга кирәк. Аның вакыты узган елда ук чыккан булган.
— 31 декабрьдә Уфадан шалтыраттылар һәм билгеле бер сайтка кереп, колясканың бер вариантын сайлап алу мөмкин булуын әйттеләр, — ди малайның әнисе Альмира Заһидуллина. — Башта без тәкъдимнең чын булуына ышанмадык. Шуңа да карамастан, сайтка кереп сайладык һәм бик тиздән колясканы безнең өйгә китереп тә бирделәр.
Республикасы Башлыгы исеменнән колясканы Туймазы районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Подоприхин тапшырган.
Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле малайга кайтартылган бу җайланма бик уңайлы, аңарда утырып торып та, кирәк вакытта ятып та була, гәүдәне терәп тоту мөмкинлеге дә бар. Гаилә республика Башлыгына чиксез рәхмәтле.
Әйткәндәй, Заһидуллиннар тормыш кыенлыкларына бирешми. Артур республика дистанцион белем бирү үзәгендә укый. Үсмер компьютер аша табигый фәннәрне кызыксынып өйрәнә. Рус теле һәм әдәбияты, математика өйдә укытыла. Ә Айсылу дәресләр тәмамлану белән өйгә ашыга. Абыйсын бик ярата ул. Бу көннәрдә кызның шатлыгы эченә сыймый. Яңа ел теләге кабул булды бит!
Читайте нас: