+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
21 гыйнвар 2020, 17:30

Өч яшьлек вундеркинд өлкәннәрне дә уздыра

Малайны югары интеллектлы кешеләр җәмгыятенә кабул иткәннәр.

Бөекбританиядә яшәүче өч яшьлек малайны акыл коэфициенты югары булган кешеләрнең “Менса” җәмгыятенә кабул иткәннәр. Бу хакта “Metro” басмасы хәбәр итә.
Өч яшьлек Мөхәммәд Хариз Надзим җиде айдан сөйләшә башлаган. Күп тә үми ул укырга өйрәнгән һәм ике яшендә зур күләмле текстларны исендә калдырып, түкми-чәчми сөйләп бирә алган. Ул ике телне — малай һәм инглиз телләрен белә.
Сабыйның әнисе әйтүенчә, башта алар улларының иртә акыл үсешенә зур әһәмият бирмәгән, барлык балалар да шундый дип уйлаган.
"Без аның үзенчәлекле бала булуын бакчага йөри башлагач кына белдек, улыбызның башка балалардан күпкә зиһенлерәк булуын әйттеләр”, — дип сөйләгән ул.
Ә башка сыйфатлары белән Мөхәммәд нәкъ башка балага охшаган: мультфильмнар карый, уйный, рәсем төшерергә, җырларга ярата.
Фото:iz.ru
Читайте нас: