+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
22 гыйнвар 2020, 22:15

4 яшьлек Роман “Лучше всех!”та катнашкан

Якташыбызның чыгышын тиздән Беренче канал күрсәтәчәк.

Узган ял көннәрендә Учалыдан дүрт яшьлек Роман Мөслимов Беренче каналда “Лучше всех” тапшыруында катнашкан. Бу хакта Учалы районы хакимиятенең мәгълүмат бүлеге хәбәр итә.
Тапшыруны алып баручы Максим Галкинга Роман “Бородино”шигырен яттан сөйләгән. Малайның әнисе улының 3 яшендә укырга өйрәнүе һәм шунда ук шигырьләр ятлый башлавы турында сөйли. Иң яратып ятлаганы — А.С. Пушкинның “У лукоморья дуб зеленый”, Мостай Кәримнең “Не русский я, но россиянин”.
“Ул алып баручыны үзенең таланты һәм төрле темаларга әңгәмә алып бару сәләте белән дә шаккатырды, — дип сөйли әнисе Альбина. — Галкинга Роман бик ошады, аңа ул яраткан Лего конструкторы да бүләк итте. Аның кастингтагы видеосын күргәч тә, шунда ук аны күрәсе килүе һәм кочарга теләве турында әйтте".
Читайте нас: