+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
23 гыйнвар 2020, 14:25

Кызлар малайларны узып киткән...

Узган елда Башкортстанда 42 053 бала дөньяга килгән.

Башкортстанда 2019 елның 12 аенда 42 053 бала туган: 21 680 кыз һәм 20 373 малай. Кызлар 1307гә күбрәк. Юстиция эшләре буенча төбәк дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, узган ел гомумән алганда, төбәк ЗАГС бүлекләрендә туу турында 42 385 акт язуы теркәлгән, шул исәптән Уфада — 14 822.
"Уфада туу турында актларның күбесе Киров районы ЗАГСы бүлегендә (2 883), икенче урында — Калинин районы (2 592), өченче урында — Октябрь районы (1 958 туу турында акт). Туу турында акт язуларының гомум саны кимүгә карамастан, Аскын районында туучылар саны — 12 процентка, Дим районында — 4,3 процентка, Ленин районында — 4,9 процентка артты", —дип белдергән ведомство хезмәткәрләре “Башинформ” агентлыгына.
Дәүләт комитетының статистика мәгълүматлары буенча, узган елның гыйнвар-декабрь айларында Башкортстанда 15 448 — беренче, 15 803 — икенче, 7 749 — өченче, 2 111 — дүртенче һәм 1 112 — бишенче һәм аннан да күбрәк бала, шулай ук 480 игезәкләр һәм сигез өч бала тууы теркәлгән.
Фото:kp.ua
Читайте нас: