Чакмагыш районы егете Рөстәм Нәбиевның тормышы күпләрне кызыксындыра. Якташыбыз 2015 елның 12 июлендә булган Омск фаҗигасендә ике аяксыз калган иде. Танылган блогер Рөстәм Нәбиев гаиләсендә бүген сөенечле вакыйга: соклангыч һәм матур парның икенчегә кызлары туган! Бәхетле мизгелләр кичерүче әти шатлыгы белән Инстаграмдагы меңләгән подписчиклары белән бүлешкән.
"4:35тә безнең Әминә исемле сөйкемле, матур кызыбыз дөньяга килде. Буе - 54, авырлыгы - 3810 гр", - дип яза Рөстәм.