+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
28 гыйнвар 2020, 17:35

Радомир – илнең иң яшь сәяхәтчесе!

Ике яшьлек Казан малае Русия рекордлар китабына кергән

Казанда яшәүче ике яшьлек Радомир Казанбаев Русия рекордлар китабына иң яшь сәяхәтче буларак эләккән. Бер ай эчендә сабый 11 илдә булган. Бу хакта “Мир” телеканалы хәбәр итә.
Сабый әти-әнисе Лиана һәм Рөстәм белән сәяхәт иткән. Әти-әниләр сәяхәтне олы улларына күрсәтер өчен камерага төшердеп барган. Казанбаевлар моңа кадәр дә дөнья буйлап сәяхәт иткән. Ә менә сабый белән ерак юлга чыгулары беренче тапкыр булган. ,
“Әлбәттә, моның үз авырлыклары бар. Без барлык сәяхәтне балага уңайлы, аның йокысы туярлык итеп оештырырга тырыштык”, - дип сөйләгән " 360" телеканалына малайның әнисе.
Казанбаевлар гаиләсе 2019 елда дөнья тирәли бер ай дәвамында йөреп, Мексикада, Эквадорда, Бразилиядә, Төркиядә, Япониядә һәм Кытайда, барлыгы 11 илдә булып кайтканнар.
Алар Русия рекордлар китабына гаризаны үзләре җибәргән. Элегрәк иң-иңнәр арасында биш яшькә кадәр балалар күренмәсә дә, комиссия Радомирны рекордсмен итеп таныган. Әлбәттә, моның өчен бик күп дәлилләр китерергә кирәк булган: билетлар, фото-видеолар, хәтта шаһитләрнең күрсәтмәләренә кадәр.
Киләчәктә Казанбаевлар Европа һәм Гиннес рекордлары китабына керергә ниятли. Гаилә дөнья тирәли сәяхәт маршрутын әзерләгән дә инде.
Фото: yalkyn.ru
Читайте нас: