+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
30 гыйнвар 2020, 19:05

Без — җир балалары!

Бүген Уфа шәһәренең 7 нче балалар модельле китапханәсе “Галәмдә беренчеләр” акциясенә кушылды.

Акция Сергей Павлович Королевның туган көненә багышланган. Китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен гаҗәеп космос дөньясы турында кызыклы танып-белү сәгате оештырдылар. Балалар борынгы грекларда “космос” сүзенең күккә һәм аннан да еракта урнашканнарга бернинди катнашы да булмавын беренче тапкыр белделәр. Ул вакытта космос бизәү, тынычлык, тәртип дигәнне аңлаткан.
Чарада катнашучылар кызыксынып космос турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Планеталарның исемнәрен искә төшерделәр, Җирнең ясалма иярченнәре турында сөйләделәр һәм истәлеккә ракеталар да ясадылар. Алар, әлбәттә, “Китапханә” дип аталган космодромнан еракларга “очачак”.
Автор фотосы.
Читайте нас: