+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
31 гыйнвар 2020, 18:35

Тәрбияче бер әнигә хат язган

Кәгазьгә түгел, бала корсагына...

Америкадагы бер балалар бакчасында тәрбиячеләр әни кешегә үзенчәлекле итеп хат язган. Алар җиткерәсе килгән сүзләрен баласының корсагына маркер белән язып җибәргән. Анда эре хәрефләр белән “Әни, минем подгузниклар юк...” дип язылган була.
Чынлыкта, бу әни баласына подгузниклар китерергә оныткан. Мәгариф оешмасы педагоглары икенче тапкыр кабатлап торуны кирәк, дип тапмаган, күрәсең. Хәлдән чыгуның юлын баланың тәненә язып җибәрүдә тапкан.
Моңа бик нык ачуы чыккан хатын бу турыда “Фейсбук”та язган. Әни кеше тәрбияченең мондый кискен чара куллануын аңламавы турында әйткән. Моннан тыш, маркер белән язылган хәрефләр баланың тиресенә йоккан һәм аларны юып та бетереп булмаган.
Комментарий калдыручылар тәрбияче өстеннән шикаять язарга киңәш иткән.
Фото:medaboutme.ru
Читайте нас: