+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
5 февраль 2020, 01:40

Энесенең гомерен саклап калган…

Өлкәннәр нишләргә белми торганда, 9 яшьлек малай ярдәмгә ташлана.

Теннеси штатында яшәүче 9 яшьлек Тимоти 3 яшьлек энесен үлемнән алып калган. Бу хакта CNN чыганагы хәбәр итә.
Ул көнне балалар картәти һәм картәниләре белән паркта йөри. Шулвакыт сабыйларның кечесе каты кәнфиткә төелә. Югалып калган олы яшьтәге кешеләр нишләргә дә белми. Алар баланың аркасыннан кагып та, йөзтүбән әйләндереп тә карый.
Бәхеткә, тын алалмый буыла башлаган сабыйга абыйсы Тимоти ярдәмгә килә. Ул кинәт мәктәп ашханәсендә эленеп торган плакатны исенә төшерә. Анда кемдер төелгән очракта нишләргә кирәклеге турында аңлатып, рәсемнәр белән күрсәтелгән була.
Тимоти тезләнә һәм энесен арттан кочып, күкрәгенең өске өлешеннән кинәт кыса. Шул вакытта кәнфит баланың авызыннан чыгып оча һәм ул тын ала башлый.
Әлеге плакатны мәктәп ашханәсенә 14 ел элек башлангыч сыйныфлар укытучысы элеп куйган була. Аның укучының хәтерендә калуы һәм бик кирәк вакытта ярдәм итүе могҗизага тиң...
Фото:www.livekuban.ru
Читайте нас: