+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
6 февраль 2020, 13:15

Бакчадан чыгып киткән...

Игътибарсыз тәрбиячене шул ук көнне эштән куганнар.

30 гыйнварда Мәскәү читендәге балалар бакчасына йөрүче алты яшьлек бала көпә-көндез качып киткән. Малай Пятницкий шоссесы буйлап китеп барганда аңа урамдагы халык игътибар итә. Бала язмышына битараф булмаган кешеләр шунда ук полиция чакырта. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аны өенә илтеп куя.
Соңрак ачыклануынча, үткер малай тәрбияченең магнит картасын табып ала һәм ишекне ачып чыгып китә. Учреждение хезмәткәрләре аның югалуын башта сизми дә, аннан соң аны балалар бакчасы территориясендә эзли башлый.
Әлеге вакытта мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тикшерү эшләре бара. Бу хәлдән соң төркем тәрбиячесен, аның ярдәмчесен һәм каравылчыны эштән куганнар.
Фото:news.ykt.ru
Читайте нас: