+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
7 февраль 2020, 18:25

Сабыйларны балалар бакчаларыннан куалар...

Чиратларны бетерү өчен бик шәп алым түгелме соң бу?!

Амур өлкәсенең Белогорск шәһәре балалар бакчаларында җентекле ревизия үткәрәчәкләр. Мәктәпкәчә учреждениеләргә айлар буена йөрмәүче балаларга урыннарын югалту куркынычы яный. Боерыкны шәһәр мэры Станислав Мелюков биргән.
Шәһәр башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Галина Бурмистрова әйтүенчә, сүз балаларын бакчага “теләмим, иренәм яисә болай гына йөртмим” дигән принцип буенча йөртмәүче әти-әниләр турында бара. Ул статистика да китергән: 2020 елның гыйнвар аенда бакчаларга йөрү уртача 62 процент тәшкил итә. Тулы ай эчендә балалар бакчасына балаларның 23 проценты гына йөргән. Һәм бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкырга күбрәк.
Тикшерү башлауның төп сәбәбе — Белогорскның бер балалар бакчасына йөрүчеләр санының бик түбән булуы. 5 февральдә 108 бала урынына нибары 16 бала килгән. Тикшерү 108 әнинең өчтән бере өйдә генә утыруын күрсәткән.
Әйткәндәй, Белогорскида балалар бакчаларына чират 2014 елда ук бетерелгән.
Фото:podolskriamo.ru
Читайте нас: