+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
12 февраль 2020, 18:50

Олигарх диясем калган...

Ижаудан Шәфкать абый Ганиев мәктәп елларындагы күңелле истәлекләре белән бүлеште.

Мин 10нчы сыйнгыфны чит авылда, урыс телендә укып төгәлләдем. Әлбәттә, кыен булды. Шуңа да минем "3"ле билгеләрем күп кенә иде. Бервакыт сыйныф житәкчесе: “Мәктәпне тәмамлагач, кем кая бара, кем булып эшләргә тели?” — дип сорады. Бер удмурт кызы “Мин шәфкать туташы булам”, диде. Икенчесе укытучы булмакчы иде. Өченчесе “Доярка булам, чөнки акча күп алалар, почетлары да бар”, диде. Партадашымның тракторчы буласы килә иде. Ә мин ачу белән "Инженер!" дип өздереп әйттем... Фәрештәләрнең "Амин" дигән вакыты булган күрәсең, кем ни теләде —шул булды да! Алай үкенмим, шулай килеп чыкканына. Тик "Олигарх!" диясем калган икән...
Шәфкать абыегыз Ганиев.
Ижау шәһәре.
Фото:siktivkar.bezformata.com
Читайте нас: