+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
12 февраль 2020, 16:55

Уфа районында балалар бакчасы ябылды...

Бинада күпсанлы хилафлыклар ачыкланган.

Суд карары буенча приставлар Уфаның Октябрь районында урнашкай Нагаево бистәсендәге “Гусенок” шәхси балалар бакчасын япкан. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бинада күпсанлы хилафлыклар: янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәмәү, шулай ук санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу очраклары ачыкланган. Шул уңайдан район прокуроры судка гариза белән мөрәҗәгать иткән. Балалар сәламәтлеге өчен хәвефле бакчаны ябарга карар кылынган.
Приставлар урынга чыгып, суд карарын үтәделәр. Учреждение ишекләренә пломбалар салынган, алар даими рәвештә тикшереләчәк.
Фото:4vsar.ru/news
Читайте нас: