+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
20 февраль 2020, 18:20

Без — зур, тату гаилә!

Кичә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров күпбалалы илле гүзәл затка “Ана даны” медальләрен тапшырды. Алар арасында Уфадан Галина Мөхәммәткәримова да бар иде.

“Башкортстанда социаль ярдәм күрсәтү иң өстенлекле бурычларның берсе. Бүгенге көндә республика бюджеты 70 процентка социаль өлкәгә юнәлдерелгән. 2024 елга кадәр тагын да мөһим бурычлар тора. Без 700дән артык социаль объектны сафка кертергә ниятлибез. Болар — поликлиникалар, мәктәпләр, балалар бакчалары, бассейннар, балалар сөт кухнялары, бала тудыру йортлары. Ә инде сез безнең ил алдында торган иң зур, иң мөһим бурычны хәл итәсез", — диде бүләкләү тантанасында беренче вице-премьер.
Республикабызның төрле районнарыннан тәбрикләнүчеләр арасында Уфадан да ике әни бар иде.
— Чынлыкта, гаиләбез ишле булыр дип уйламаган идек тә. Сабыйларыбыз бәхет өстенә бәхет өстәп дөньяга килде. Зур гаилә — тату гаилә, диләр. Бу, чыннан да, шулай! Балаларыбыз ярдәмчел, туган җанлы, бердәм булып үсеп килә. Бу сыйфатлар аларны үскәч тә берләштереп торачак, — ди Уфа шәһәрендә яшәүче күпбалалы әниләрнең берсе Галина Мөхәммәткәримова.
Әлбәттә, күп бала тәрбияләү зур тырышлык, уңганлык, җегәрлек таләп итә. Галина белән Рөстәм Мөхәммәткәримовлар да нәкъ шундыйлардан. Яшь, тату гаилә балаларын тәрбияле, аң-белемле, сәләтле итеп үстерүгә бар көчен сала. Әти кеше — гаиләнең ныклы терәге, ышанычы булса, әниләре учакның җылысын, нурын саклый. Хәзер инде Мөхәммәткәримовларның иң өлкәннәре Алмазга — 16, Марсельгә — 11, Маргаритага — 7, Рафаэльгә— 4, иң кечкенәләре Алишага 2 яшь.
Республикабыз нәкъ менә шундый тату, бердәм, үрнәк гаиләләр белән көчле дә инде.
Фото: Гаилә архивыннан.
Читайте нас: