+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
24 февраль 2020, 13:20

Иң шәп әтиләр бездә!

Ватанны саклаучылар көнендә Илеш районы Югары Яркәйнең 6 санлы балалар бакчасында бик матур чаралар үтте.

Уртанчы төркемгә йөрүче кызлар һәм малайлар бәйрәмгә картәтиләрне, әтиләрне чакырып, аларны матур итеп тәбрикләделәр. Туган ил, армия турындагы һәм картәтиләргә, әтиләргә багышланган шигырьләрне балалар сәнгатьле итеп сөйләделәр. Музыка җитәкчесе Айгөл апалары Гариева өйрәткән "Катюша", “Морячка", “Флажки" кебек биюләрне оста итеп башкардылар. Солдат тормышына багышланган җырларны да балалар яратып өйрәнгән иде, алар җырлаганда зал яңгырап торды. Иң кызыгы, әлбәттә, картәтиләр һәм әтиләр белән бергә ярышып уйнаган уен-эстафеталар булгандыр. "Кавалеристлар,танкистлар”, “Кем житез" һәм башка уеннарда картәтиләр, әтиләр бик теләп катнашты. Өч буын вәкилләрен берләштергән бәйрәм өлкәннәр һәм балалар күңелендә озак сакланыр әле.
Фәнзия Арсланова, югары категорияле тәрбияче.
Илеш районы Югары Яркәй авылының 6нчы балалар бакчасы.
Фото: Фәнзия Арсланова.
Читайте нас: