+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
27 февраль 2020, 22:00

Нәни Софья бакчага әзерләнә

Кыз турында гадәти булмаган тышкы кыяфәте аркасында балалар бакчасына кабул итмәүләреннән соң билгеле булган иде.

Стәрлетамакта яшәүче 3 яшьлек Софья Гыйззәтуллина тиздән балалар бакчасына йөри башлаячак. Бу хакта социаль челтәрләрдә Башкортстанның Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Динар Зәйнуллин язган.
“Кызларым белән Софья янына килдем. Фатир чиста, җылы, уңайлы. Бакча янәшәдә генә. Педиатрны көтәләр. Шуннан соң балалар бакчасы белән мәсьәлә тулысынча хәл ителергә тиеш”, - дип язган ул.
Исегезгә төшерәбез, Софья турында беренчеләрдән булып волонтерлар язып чыккан иде. Алар гадәти булмаган тышкы кыяфәте аркасында кызны балалар бакчасына кабул итүдән баш тартулары хакында хәбәр итте. Арытаба кызның язмышын республика Башлыгы Радий Хәбиров үз контроленә алды. Кыз яшәү шартлары начар булган йорттан шәһәрдәге ике бүлмәле фатирга күчте. Тиздән балалар бакчасы мәсьәләсе дә уңай хәл ителергә тиеш.
Фото:gorobzor.ru
Читайте нас: