+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
4 март 2020, 13:15

“Әниләре янына җибәрдем...”

Шәфкать абый Ганиев улы белән булган кызыклы хәл турында язып җибәргән.

***
Улыма 6 яшь чамасы, елга буенда йөргәндә таныш балыкчыны очраттык. Ул безгә “менә күпме балык тоттым инде” дип мактанды. "Улым, кара әле, бу балыклар әти-әниләрен тыңламыйча мәктәпкә бармаганнар, уйнап йөргәннәр, ә мин аларны тоттым !" диеп яр буена салды. Балыклар бер җепкә бәйләнгәннәр иде.
Балыкчы миңа берничә яңалык сөйләгәч, без кайтырга кузгалдык. Берничә минуттан бу миңа шалтырата: "Әллә күз тидердем инде, балыкларым юк!" ди. Улым моны ишеткәч, горурланып, "Мин аларны әниләре янына жибәрдем!" дип куйды.
Шәфкать ГАНИЕВ,
Удмуртия Республикасы, Ижау шәһәре.
Фото:yaplakal.com
Читайте нас: