+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
7 март 2020, 21:55

“Без һәрвакыт сезнең белән!”

Уфада икенче ел рәттән “Кечкенә принцессалар балы” узды.

Башкорт опера һәм балет театрына бөтен республикадан сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре ­барлыгы 500ләп кеше җыелды.
Бәйрәм театр фойесында ук башланды. Һәр кунакка таҗ һәм беләзек тапшырдылар, аларны әкият персонажлары сәламләде, аниматорлар һәм артистлар чыгыш ясады. Оештыручылар бай программа — тылсымлы тамаша, бию театры чыгышы, атларда һәм җигүле этләрдә йөрү, интерактив спектакльдә катнашу һәм бәйрәм балы әзерләгән иде.
Чара мәйданчыгында шулай ук дәвалау һәм реабилитацияләү буенча осталык дәресләре, “Гаилә” ресурс үзәгеннән ата-аналар өчен психологик тренинг, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча белгечләр белән консультацияләр узды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров балда катнашучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
­- Мин монда булган һәркемгә сокланам. Сезнең нык, яхшы укырга, хәрәкәт итәргә, актив, матур булырга теләвегезгә сокланам. Көчле, мәрхәмәтле, киң күңелле һәм акыллы әниләрегезгә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Рәхмәт сезгә, кадерле әниләребез, булганыгыз өчен! Мондый бәйрәмнәрне без бөтен республика буенча оештырабыз, чөнки без сезне бик яратабыз һәм сезгә ярдәм итәчәкбез. Шуны белегез, без һәрвакыт сезнең белән. Бәйрәм белән! – диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесенең җәмәгате Каринэ Хәбирова республика буенча мондый бәйрәмнәр ешрак булырга тиешлеген ассызыклады. “Бу сезгә генә түгел, безгә, гади кешеләргә дә кирәк”, — диде ул.
Бәйрәмдә катнашучылар “Летучий корабль” спектаклен караган арада, төбәк башлыгы меценатлар белән очрашу үткәрде. Радий Хәбиров аларга бәйрәмне әзерләүдә ярдәм итүләре һәм хәйриячеләр тарафыннан даими рәвештә алып барылган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Фото:glavarb.ru
Читайте нас: