8 Март бәйрәме алдыннан 7 нче модельле балалар китапханәсендә “Әни ярдәмчеләре”уены үткәрелде. Икенче сыйныф укучылары командалары алъяпкычларны бәйли, ботка өчен азык-төлек сайлый, ярмаларны аера һәм әниләренә ягымлы сүзләр әйтә белүдә көч сынашты. Кечкенә булсалар да , кызлар һәм малайлар әниләренә ничек ярдәм итә алуларын күрсәттеләр. Бәйгедә дуслык җиңде! Соңыннан балалар “Әни бәйрәме” дигән китап күргәзмәсе һәм балалар китаплары һәм журналларының ачык фонды белән таныштылар.