28 марттан 5 апрельгә кадәр Башкортстанның балалар бакчалары ябылачак. Бу хәл Русия Президенты Владимир Путинның, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, алдагы атнаны — ял атнасы турында игълан итүенә бәйле. Әмма республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм төбәк мәгариф министры Айбулат Хаҗин карары буенча мәктәпкәчә учреждениеләрдә дежур төркемнәр оештырыла.
"Төркемнәр төрле яшьтәге балалардан торачак, — дип ачыклык кертте әлеге мәсьәләгә кичә брифинг вакытында мәгариф министры. — Санэпидрежим элеккегечә үтәләчәк. Бу, беренче чиратта, алдагы атнада эшләячәк әниләр һәм әтиләр өчен эшләнә".
Исегезгә төшерәбез, дәүләт башлыгы белдерүеннән соң, республикада язгы каникуллар 6 апрельгә кадәр озайтылды. Алга таба укыту процессы дистанцион рәвештә алып барылачак.