+11 °С
Облачно
Журналга язылу
Балачак илендә
1 Апреля 2020, 13:15

Уфада балалар бакчалары ябыла

Башкортстанда 31 марттан тулы үзизоляция режимы кертелде.

Уфада 2 апрельдән 28 балалар бакчасында дежур төркемнәр генә эшләячәк. Башкортстан башкаласы хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин тиешле карарга кул куйды.
Мэриянең матбугат секретаре Марсель Байдәүләтов белдерүенчә, барлык балалар бакчалары ябыла. 28 дежур балалар бакчалары гына эшләячәк. Алар турында Уфа хакимияте сайтында мәгълүмат булачак.
Бүгенге көнгә кадәр Уфада 84 балалар бакчасында 88 дежур төркем эшләде.
Фото:ria.ru
Читайте нас