-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
7 апрель 2020, 14:40

Дежур балалар бакчаларына 280 сабый килгән

Алар өзлексез эштә булган әти-әниләрнең балалары өчен эшли.

Уфаның үзизоляция режимы вакытында эшләүче дежур балалар бакчаларына бүген 280 бала килгән. Бу хакта башкала мэриясендә узган оператив киңәшмәдә шәһәр башлыгы урынбасары Алинә Сөләйманова хәбәр итте.
"Уфаның балалар бакчаларына 7 апрельдә 132 хезмәткәр чыкты. 22 дежур балалар бакчасы эшли. Аларга 280 бала килгән. Кичә без 450 бала көткән идек, ләкин алар барысы да килмәде. Шәһәр хакимияте сайтында балалар бакчаларындагы дежур төркемнәр исемлеге бирелә, алар 8 апрельдә, шәһәр халкының сорауларын исәпкә алып, эшләячәк», — дип белдерде ул.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, дежур төркемнәр әти-әниләре мотлак рәвештә эшләүче балалар өчен булдырылган.
Фото:taratorim.ru
Читайте нас: