Башкортстанда Бөтендөнья коронавирус йогышы пандемиясе аркасында үзизоляция режимы кертелде. Бу көннәрдә күпчелек гаиләләр өйдә утыра. Сабыйлар да балалар бакчасына йөрми, әти-әниләре белән бергә вакытларын үткәрә.
Илеш районы 6нчы балалар бакчасының 4нче кече төркем тәрбияләнүчеләре бу көннәрдә һич күңелсезләнеп утырмый. Кызлар әниләре белән тәмлекәчләр пешерергә өйрәнә, ә малайлар ихатада әтиләре янында мәш килә. Алар шулай гаилә белән вакытларын бик файдалы үткәрә.
Әйтергә кирәк, үзизоляция режимы вакытында балалар белән саф һавага чыгарга ярый, тик саклык чараларын күрергә кирәк.
Башка кешеләрдән 1,5-2 метр ераклыкта, компания белән түгел, үз йортыңнан 150 метр китми генә йөрергә була.