Бу тест 4-5 яшьлек балалар өчен. Ул улыгыз яки кызыгызның фикерләү тибын ачыкларга ярдәм итә. Ул стратегмы әллә тактикмы? Стратег балалар отышлы тәкъдим хакына күп нәрсәдән баш тартырга, көтәргә әзер. Тактиклар иртәгәне көтми, алар тормыштан барысы да бүген үк ала.
Тест үткәрү өчен безгә өстәл, урындык кирәк. Баланың игътибарын җәлеп итә торган предметлар: телевизор, телефон, уенчыкларның булмавы яхшы. Өстәлгә бала ярата торган ризыклар (зефир, кәнфит, вафли, кекс) куегыз. Хәзер аңлатыгыз: бу тәм-томнар аның өчен һәм ул аны аларны сез бүлмәдән чыгып китү белән ашый ала. Тик әгәр аларга кагылмыйча, сезнең кире әйләнеп кергәнне көтсә, шәп бүләк алачак. Сыйны ашаса, сюрприз булмаячак.
Кайбер балалар ишек ябылу белән кәнфитне ашап куя. Чөнки алар уйлавынча, әни барыбер сюрприз ясаячак. Икенчеләр озак кына түзә. Ләкин ахыр чиктә кәнфитне чеметеп кенә булса да кабып куя. Бу балалар — тактиклар.
Өченчеләр ахыргача бернәрсәгә дә кагылмый. Тыныч кына көтә. Чөнки алар түзем булсаң, икеләтә бүләк алачагын аңлый. Ике кәнфит яхшы, ә дүрт тагын да яхшырак.