+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
29 апрель 2020, 12:30

Гөрләвеккә чуммаска!

Тиздән коронавирус дигән шушы афәт үтеп китәр дә, урамнар, ихаталар янә сабыйларның шатлыклы көлү тавышларына күмелер. Ә без шул вакытка күңелле уен өйрәнә торыйк. Үз йортлары белән яшәүче яшь дусларыбыз аны ихаталарында уйный башласа да була.

Бу уенны көннәр җылыткач, туганнарың, дусларың белән урамда уйный аласың. Аның шартлары мондый: җиргә акбур белән бер-берсеннән 1,5-2 метр ераклыкта ике линия сызарга кирәк. Бу — “гөрләвек” булачак. Хәзер шунда “таш”лар төшерәбез. Алар бер-берсенә якын да, ерак та булмасын.
Уенчылар сызык янына баса. Алар “гөрләвекне” шушы “ташлар”га басып кына узарга тиеш. Кем дә кем гөрләвеккә чума, шул чыланган аякларын кояшта “киптерә”, эскәмиядә утыра. Аннары уенга тагын чакырыла.
Фото:letidor.ru
Читайте нас: