+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
30 апрель 2020, 18:40

Быел җәйге лагерьлар эшләрме?

Бу сорауга җавапны безнең сайтта табарсыз.

Башкортстанда балалар лагерьлары 13 июльдән эшли башлаячак. Шәһәр яны лагерьларында 21 көнлек ике смена яки 14 көнлек өч смена оештырылачак. Бу хакта бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров белдерде.
Балалар ялы оешмаларының эшчәнлеге һәм җәйге сезонга әзерлек 28 марттан 1 июньгә кадәр, коронавирус таралуга бәйле чикләү чаралары кертелү аркасында вакытлыча туктатылды. Сәламәтләндерү оешмаларына юлламалар сату да туктатылды. Җәйге ялга әзерлек чараларын 12 майдан, үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганнан соң башлау планлаштырыла.
“Әлеге вакытта республика территориясендә урнашкан балаларның ял итү һәм сәламәтләндерү оешмалары реестрын формалаштыру буенча эш алып барыла. Бүгенге көнгә реестрга эшкә планлаштырылган 2630 лагерьның 2081е кергән. Реестрга 549 лагерь кермәгән, аларга санитар-эпидемиологик нәтиҗәләр алырга кирәк. Бу процедура Гигиена һәм эпидемиология үзәге хезмәткәрләренең урыннарга барып җитмәвенә бәйле рәвештә туктатылды",— дип билгеләп үтте вице-премьер.
Фото:sputnik-ossetia.ru
Читайте нас: