+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
2 Май 2020, 18:35

Рамазан аенда балаларны сөендерик!

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Рамазан аенда изгелекләр кылу, балаларны сөендерү, ярдәм кулы сузу зур савап санала. “Әллүки” балалар журналы сезне бу изге айда игелекле акциягә кушылырга чакыра.

Бер данә “Әллүки”гә язылып та, сез татар балалар матбугатын саклап калуга үз өлешегезне кертә аласыз. Журналны үз балагызга, оныгыгызга, туганнарга, күпбалалы гаиләләргә яисә үзегез укыган мәктәпкә, балалалар йортына бүләк итеп яздырырга мөмкин. Бу гамәл яшь буынны барыбыз өчен дә бик кадерле булган туган телгә якынайту, өйрәтү өчен дә кирәк.
Ай саен почта тартмасына төсле, әкиятләргә-шигырьләргә, төрле күңелле биремнәргә бай журналның килеп торуы балалар өчен зур шатлык булачак!
“Әллүки” журналы аена бер тапкыр чыга. Басмага почта бүлекчәләре аша язылу бәясе — 336 сум 66 тиен.
“Әллүки”гә https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/2471/ сайты аша өйдән генә дә язылып була. "Индекс для доставки" дигән урынга адресыгыз буенча индексыгызны языгыз. Аннары "В корзину" дигән төймәгә басып, заказ ясарга гына кирәк.
Читайте нас: